Соңгы кыңгырау Чаллыда 7 меңнән артык укучы өчен яңгырады

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Соңгы кыңгырау Чаллыда җиде меңнән артык укучы өчен яңгырады. 

Бүген 41-нче номерлы мәктәп үзенең беренче чыгарылышын-48 унберенче сыйныф укучысын тәмамлый. Аларны котларга башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин килгән иде.

«Менә дигән мәктәп чоры артта калды, алда сынаулар, аларны намус белән үтәргә кирәк. Әмма, кызганычка каршы, беркайчан да кабатланмас әлеге якты мизгелләрне истә калдырырга вакыт бар әле. Мәктәп чоры-ныклы дуслык, беренче мөһим җиңүләр һәм уңышлар чоры. Шушы 11 ел уку дәверендә сез күп нәрсәгә өйрәндегез, алга таба файдаланачак күнекмәләр һәм белем тупладыгыз» - дип теләде Фәрит Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International