Татарстанның университетлары һәм фәнни учреждениеләренә 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сумга якын акча тотылган. Бу хакта Казанда узучы Россия венчур форумының пленар утырышында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
Республика җитәкчесе ачыклык керткәнчә, сүз "Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары", "Азык-төлек иминлеге", "Яңа материаллар һәм химия", "Сәламәтлек саклауның яңа технологияләре" һәм "Күпиярченле орбиталь группировканы үстерү" илкүләм проектлары турында бара.