Татарстанның 150 дән артык чыгарылыш укучысы йомгаклау иншасын резерв срогында язды

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

8 апрельдә Татарстан Республикасында 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша (изложение) язуның өстәмә этабы узды. Бу унберенче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен кирәкле "зачет" алу өчен соңгы мөмкинлек.

Йомгаклау иншасы җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башлана һәм 3 сәгать 55 минут (235 минут) дәвам итә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар, инвалид балалар һәм инвалидлар өчен сынау озынлыгы 1,5 сәгатькә арттырылды.

Эшләрне тикшерү һәм бланкларны эшкәртү 12 көндә башкарылачак. Йомгаклау иншасы (изложение) нәтиҗәләре белән катнашучылар үзләренең уку оешмаларында таныша алачак.

Йомгаклау иншасын уңышлы тапшыру БДИга кертү өчен мәҗбүри шарт булып тора. Республика чыгарылыш укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International