«Гаилә хәтере» Бөтенроссия тикшеренү конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе озайтылды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы чорында гаилә тарихын өйрәнү буенча «Гаилә хәтере» Бөтенроссия тикшеренү конкурсында катнашу өчен гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителә.

Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Аларга дистанцион махсус конкурс узарга һәм үз гаиләләренең тарихын торгызу буенча тикшеренү эше алып барырга, ә аннары сугыш еллары вакыйгаларында туганнарның катнашуына багышланган проектны булдырырга һәм якларга туры киләчәк.

Конкурста җиңүчеләр өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының хәрби юлы яки хезмәт даны урыннары буенча тур оештырылачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны шулай ук Брянск өлкәсендә узачак «Вакыт дәва түгел» Бөтенроссия семинарында катнашырга чакыралар.

Конкурста катнашу өчен гаризаны «Зур тәнәфес» коммерцияле булмаган автоном оешмасы платформасында, алдан Шәхси кабинет булдырып бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International