Казан укучылары "Салават Күпере" торак комплексында яңа паркта шомырт үсентеләре утырттылар

2021 елның 24 сентябре, җомга

188-нче номерлы «Бионика» лицее һәм 189-нчы номерлы «Заман» гимназиясе укучылары яңа паркта 15 шомырт үсентесе утырттылар. Гомумән алганда, биредә 400 эре үсемлек – тирәкләр, өрәңгеләр, алмагачлар, каеннар һ.б. утыртылачак. Мәктәп укучылары белән акциядә Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Шәһәр башлыгына агачлар утыртырга 188-нче номерлы лицейның 8 «А» сыйныфы укучысы Азамат Ильясов һәм 189-нчы номерлы «Заман» гимназиясенең 10 «А» сыйныф укучысы Айдар Сәлахов булыштылар. Мәктәп укучылары, элек сазлык булган урында төзелә торган паркны төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә шат булуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International