Бүген, 25 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Казан» Агросәнәгать паркы базасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм «Осталар шәһәре» техник иҗаты күргәзмәсе ачылышында катнашты.
Ярминкәдә гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнарыннан мәгариф оешмалары - мәктәпләр, колледжлар һәм техникумнар катнашты.
Узган еллар белән чагыштырганда һәр муниципаль район үз экспозицияләрен көллият һәм техникумнар, шулай ук башка кызыксынган предприятиеләр һәм оешмалар (мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре һ.б.) аша тәкъдим итте.