Татарстанның яшь сырчылары беренче тапкыр үз продукцияләренә дегустация үткәрделәр

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Минзәлә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шимбә көнне Казанда узган «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре традицион республика ярминкәсендә беренче тапкыр катнаштылар. Балалар үз продукцияләренә – 4 төр сыр: Адыгей (классик һәм тәмләткечләр белән), фета, качотта һәм лабнага дегустация уздырдылар.

Минзәләнең ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбе базасында август аенда Россиядә беренче балалар мини-сыровары ачылды. Сырны 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар пешерә.

«Миңа сыр әзерләү бик ошый. Аны ясау процессы бик кызыклы – сөттән башка продукт килеп чыга! Үземнең пешерә белүемне аңлау бик күңелле. Тәмле, диләр. Мондый сүзләр ишетү тагын да рәхәт! Һәм мин киләчәктә шушы һөнәрне сайлармын дип карар иттем",-диде интернат-мәктәптә тәрбияләнүче Анна Солецкая.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International