Татарстаннан ике вәкил "Россия Ел директоры" Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнаша. Болар - "Иннополис лицее" директоры Надежда Сулимова, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе директоры Алия Шәймөхәммәтова.
Конкурсның финалистлары 21 регион вәкилләре булды. Портфолио һәм онлайн-тест өчен максималь баллар җыйган 30 кеше финалда катнашты. Финал сынаулары 5 октябрьдә Мәскәү өлкәсендә старт ала.
«Россия елы директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсы белем бирү оешмаларының иң талантлы һәм нәтиҗәле җитәкчеләрен ачыклауга, мәктәп директоры образын мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыручы педагоглар коллективы лидеры буларак беркетүгә юнәлдерелгән.