ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

12-13 февральдә Лениногорск шәһәренең  5 нче  мәктәбе базасында  “Россия ел укытучысы-2016”  Бөтенроссия  бәйгесенең зона туры үтә. Анда Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Ютазы районнарыннан укытучылар  катнашачак.

10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Мәгариф. Карьера” XVI махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырыла. Күргәзмә шушы көннәрдә сәгать 10нан эшли башлап, беренче 2 көнне кичке 5кә кадәр, 12се исә көндезге 2гәчә мөмкинлекләрен тәкъдим итә. Аның эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70ләп белем бирү учреждениесе катнашырга теләк белдергән.

15 февральдә татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое булган патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Шул уңайдан Яр Чаллы каласы мәктәпләрендә Җәлилгә багышланган ункөнлек кысаларында шагыйрь истәлегенә чаралар оештырыла. “Һәр белем бирү учреждениесендә ункөнлекне үткәрү буенча эш планнары төзелгән. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, әдәби очрашулар, стена газеталары, шигырь конкурслары үткәрелә.

Бүген, 10 февральдә Казан шәһәрендә "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы" IX республикакүләм конкурсының зона этабы  уза. Исегезгә төшерәбез, конкурсның зона этаплары 5 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә башланып китте. Зона турларында җиңгән укытучылар март аенда узачак республикакүләм этапта көч сынашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International