Лениногорск шәһәрендә “Россия ел укытучысы-2016” Бөтенроссия бәйгесенең зона туры үтә

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

12-13 февральдә Лениногорск шәһәренең  5 нче  мәктәбе базасында  “Россия ел укытучысы-2016”  Бөтенроссия  бәйгесенең зона туры үтә. Анда Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Ютазы районнарыннан укытучылар  катнашачак.

Алар 2 номинациядә чыгыш ясаячак: "Ел укытучысы" (педагогик стажы 5 елдан артык булганнар) һәм "Педагогик дебют" (педагогик стажы 3 елдан артмаганнар).

Конкурсның төп максаты - сәләтле укытучыларны барлау, аларга ярдәм итү, укытучы хезмәтенең абруен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International