Казаннан Сәид Нургаянов һәм Азамат Шәрәфиев Халыкара Менделеев олимпиадасының Россия җыелма командасы составына керделәр

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Химия буенча мәктәп укучыларының 60 нчы Халыкара олимпиадасында  30 илдән  укучылар  катнашачак (ММО-60) . Яшь химиклар өчен дөньядан иң абруйлы фәнни ярышларның берсе, Мәскәүдә,  15-23 апрельдә узачак. Россияне химия буенча 2025/26 уку елының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр - 15 укучыдан торган  команда тәкъдим итәчәк. РФ җыелма командасы составы 6 апрельдә Мәскәүдә тәкъдим ителде.

Россия командасы составына  Татарстаннан да 2 укучы  керде. Алар Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицееннан Саид Нургаянов  һәм Казан шәһәре Яңа Савин районының «Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Азамат Шәрәфиев.   

РФ җыелма командасы  җитәкчесе МДУ химия факультеты профессоры Вадим Еремин, җитәкче урынбасары Елена Еремина -МДУ химия факультеты доценты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International