Укучыларның тәртибен бәяләүнең бердәм системасы барлык Россия мәктәпләрендә 2027 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. 2026/27 уку елында һәр төбәктә 10 мәктәптә модель сынау узачак, дип хәбәр иттеләр Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә.
РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова, апробация җиде төбәктә төгәлләнеп килә һәм 89 мәктәпне колачлаган, диде. Анда 1-8 сыйныфларның 40 меңнән артык укучысы һәм ике меңнән артык укытучы катнашкан.
Аның сүзләренә караганда, тәртип өчен билге өч баллы булачак: «үрнәк», «канәгатьләнерлек» һәм «канәгатьләнерлек түгел» булачак.