Казанда “Мәгариф. Карьера” XVI махсуслаштырылган күргәзмәсе эшли башлады

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Мәгариф. Карьера” XVI махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырыла. Күргәзмә шушы көннәрдә сәгать 10нан эшли башлап, беренче 2 көнне кичке 5кә кадәр, 12се исә көндезге 2гәчә мөмкинлекләрен тәкъдим итә. Аның эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70ләп белем бирү учреждениесе катнашырга теләк белдергән.

Күргәзмә түбәндәге бүлекләр буенча туплана: югары һәм махсус урта уку йортлары; һөнәр училищелары, мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр; чит илдә белем эстәү; балалар лагерьлары; өстәмә белем бирү, квалификацияне күтәрү, тел өйрәнү курслары, дистанцион белем алу; кадрлар агентлыгы, Казан каласы предприятиеләренең кадрлар бүлекләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре; мәгърифәти, фәнни, аңны үстерүгә йөз тоткан, махсуслаштырылган һәм матур әдәбият; белем бирү процессында файдалану өчен җиһазлар; мәктәп кирәк-яраклары, канцелярия товарлары; оргтехника, мультимедиа җиһазлары; аңны үстерә торган комьютер уеннары, программалар тәэминаты; лаборатор кабинетларны җиһазлау; эш урыннары ярминкәсе.

Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында бүген түгәрәк өстәл үткәрелә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖ оештырган әлеге чарада сүз “Машина төзү профилендәге урта һәм югары белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар компетенциясенә карата эш бирүчеләрнең таләпләре” турында барачак.

10, 11, 12 февраль көннәрендә “Экстремизмның психологик башлангычы”, “Россия законнары күзлегеннән күп милләтле җәмгыять шартларында экстремизмны профилактикалау һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлекне хокукый тәрбияләү”, “Варвара Караулова синдромы: сәбәпләре һәм профилактика” лекцияләр циклы, 10сы һәм 11ендә исә Казан югары команда хәрби училищесы оештырган “Шундый профессия бар – Ватанны саклау” темасына лекция була. 10 һәм 11 февральдә Санкт-Петербургтан килүчеләр балчыктан әйберләр ясау буенча лекция, дөньяда танылган телләр өйрәтү үзәге инглиз һәм япон телләреннән ачык дәресләр уздыра, төрле күргәзмәләр, осталык дәресләре була.

Күргәзмәне оештыручылар хәбәр иткәнчә, бирегә 30 меңләп кеше килер дип көтелә: мәктәп укучылары, студентлар, колледжларның чыгарылыш курс студентлары, әти-әниләр һәм укытучылар һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International