Тукайның лаеклы дәвамчылары: КФУда «Илһам» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара багланышлар институтында «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс елдан-ел кид колач ала. Гыйнвар-март айларында узган беренче этапта 611 укучы катнашты. Үз эшләүләрен Татарстан Республикасы вәкилләре генә түгел, Россия Федерациясенең  дистәгә якын башка төбәкләре дә тәкъдим итте. «Илһам» республика күләмендәге генә түгел, ә Бөтенроссия әдәби мәйданына әверелде: конкурска Пермь, Барда, Сарытау һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Чувашия, Ырынбур, Сембердән иҗади эшләр килде.

Конкурска йомгак ясау тантанасын Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачты.

Конкурсның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — Гран-при иясе исемен игълан итү булды. Быел бу югары бүләккә Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 10 сыйныф укучысы Энҗе Ильясова лаек дип табылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International