Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы парламент дәресләре проектының уникальлегенә игътибар итте

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда уздырыла торган парламент дәресләре — традицияләр һәм классик педагогиканы, инновацион технологияләрне һәм тәрбия юнәлешләрен берләштергән уникаль проект. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов белдерде.

Министр урынбасары сүзләренчә, парламент дәресләрен төп кануннарның «нигез салучылары» дип атап була торган иң тәҗрибәле депутатлар үткәрә. «Мисал өчен, парламент дәресләрендә ел саен катнашучы , Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча эш төркеменә кергән иде», — дип билгеләп үтте ул.

Быел парламент дәресләре 18 нче тапкыр узды. Бу юлы иҗади конкурсларның республика этабында 500 укучы һәм 102 укытучы  катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International