Бүген иртән Казан тимер юл вокзалы перронында Мәгариф министрлыгы, җәмәгать оешмалары вәкилләре, укытучылар һәм ата-аналар Мәскәүдән 60-нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль ияләре булган ике укучыны каршы алды.
Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган 9нчы мәктәп укучысы Азамат Шәрәфиев һәм 131нче лицейдан Сәид Нургаянов көмеш медальләр яуладылар.
Олимпиаданы ябу тантанасы М.В. Ломоносов исемендәге МДУның Ломоносов корпусында узды. Ярышларда 35тән артык илдән, шул исәптән Кытай, Вьетнам, Төркия, Бразилия, Куба һәм Согуд Гәрәбстаныннан 200 укучы катнашты.