ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2013 ел
җомга
Алабуганың “Салават күпере” балалар бакчасында “Этникара мөнәсәбәтләрнең ярашуы. Күпмилләтле Алабуга” дигән темага региональ семинар-практикум узды. Аның эшендә Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга шәһәрләре һәм район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм белгечләре катнашты.
Хәзерге вакытта ТР Фәннәр академиясендә “Мәктәптә дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләрен (Основы религиозных культур и светской этики - ОРКСЭ) өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар” темасына халыкара конференция үзенең эшен башлап җибәрде, әлеге форум иртәгә дәвам иттереләчәк.
ТР Фәннәр академиясе, ТР ФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм институтның Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге, ТР тарих укытучылары ассоциациясе оештырган конференция ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Анда, Татарстанның һәм, гомумән, Россиянең күренекле галимнәреннән тыш, Голландия, Франция, АКШ, Греция, Төркия, Кипр, Мисыр, Польша, Эстония, Молдова һ.б. илләрдән әлеге юнәлеш белән шөгыльләнүче белгечләр чыгыш ясый.
20-21 ноябрь көннәрендә Казан федераль университетының Телләр институты Татарстанның Студентлар лигасы белән берлектә тел белгечлеге белән бәйле булмаган юнәлешләр буенча белем алучы студентлар арасында чит телләрне белүгә “Полиглот” конкурсын үткәрә.

7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 31 октябреннән 3 нче ноябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә Мәскәү хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, стратегик инициативалар Агентлыгы ярдәме белән икенче ачык “WorldSkills Russia Мәскәү – 2013” чемпионаты узды.
Россия президенты Владимир Путинның өч яше тулган барлык нарасыйларны балалар бакчасы белән тәэмин итү турындагы боерыгы, бөтен ил буенча ясле төркемнәре ябылуга китерде. Ил башлыгы әмере яңа тәрбия йортлары төзүне күздә тотса да, урындагы түрәләр проблеманы үзләренчә хәл итте.
Татарстанда мәктәпкәчә тәрбия белән 1,5-7 яшьлек балаларның 76 проценты тәэмин ителгән. 1950 балалар бакчасына 188 мең нәни йөри. Әлеге күрсәткеч шактый яхшылардан санала. Республикабызда балалар бакчаларына кытлык сакланса да, соңгы елларда әлеге проблеманы хәл итүдә зур алга китеш булды.
Быел Баулы муниципаль районының мәктәпара укыту комбинатында 330 өлкән сыйныф укучыларыннан торган 24 төркем тупланган.
13 төркем “В” һәм “С” категорияләре буенча автомобиль йөртүче белгечлеген үзләштерә. 6 төркем – “Пешекче” курсын, 5 төркем “Азык-төлек товарлары сатучысы” курсын сайлап алган. Егетләр һәм кызлар машина йөртүче һөнәренә өстенлек бирә. Транспорт булмау сәбәпле, еракта урнашкан авыл мәктәпләре үзләренең өлкән сыйныф укучыларын укыта алмыйлар.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013нче елның 27нче октябендә “Костер” исемле балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә республика күләмендә ел саен үткәрелә торган III яшь биологлар турниры тәмамланды.
Татарстанда «Клавиатурада СОЛО» программасы турында белмәүчеләр сирәктер. Хәзерге вакытта халыкның күбесе нәкъ менә әлеге курсларны үзләштерү белән мәшгуль. Әгәр дә андагы биремнәрнең барысын да уңышлы башкарып чыксаң, һичшиксез, клавиатурада текстны «сукыр» метод белән һәм тиз җыярга өйрәнәчәксең, янәсе.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Казан федераль университетының Алабуга институтындагы татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы “Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференцияне үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бара. Конференция фән көненә багышлап оештырыла һәм ул киләсе 7 февраленә билгеләнгән. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар чакырыла.
“Идел буе һәм Урал итәге халыкларының тарихи язмышлары (XVI гасыр-XVIII гасыр башы)” – шундый темага Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Бөтенроссия фәнни конференция уздырырга җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International