Татарстанда Удмурт телендә белем бирүче иң яхшы тәрбиячене сайладылар

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

25 сентябрь көнне Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында «Удмурт телендә белем һәм тәрбия бирүнең иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тәрбиячесе» республика конкурсының финалы узды.

Конкурс педагогик эшчәнлектә туган телне укытуның инновацион методикаларын һәм технологияләрен гамәлгә ашыручы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган удмурт телендә тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүче иҗади тәрбиячеләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча Әгерҗе, Менделеевск, Кукмара һәм Балтач районнарыннан финалга чыгучылар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International