Алексей Песошин Казанның 175 нче гимназиясе педагоглары һәм хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанның 175 нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин гимназия укытучыларын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Халыкара укытучылар көне белән котлады. Ул аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, планнарының тормышка ашуын теләде.

“Безнең һәрберебезнең мөгаллимнәре, беренче укытучысы, безне ниндидер мөһим нәрсәләргә өйрәтүчеләр булды, шуңа күрә һөнәрегезгә тугры булуыгыз, балаларга мәхәббәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм”, - диде Алексей Песошин.

Педагогларны шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады.

Казанның 175нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медальләре, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International