Татарстанның ике директоры - Надежда Сулимова һәм Алия Шәймөхәммәтова - «Россия Ел директоры» конкурсының финалында катнашалар

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Мәгариф министры Сергей Кравцов, конкурста катнашучыларны видео аша сәламләп, мәктәп директоры булу – зур дәрәҗә генә түгел, ә зур җаваплылык та, дип ассызыклады.

Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев хәбәр иткәнчә, конкурсның сайлап алу этабында 700дән артык кеше катнашкан, ә финалга бөтен илдән 30 директор чыккан.

Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан ике вәкил «Россия Ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнаша. Болар-Иннополис лицее директоры Надежда Сулимова һәм Лаеш районы Имәнкискә урта гомуми белем мәктәбе директоры Алия Шәймөхәммәтова. 

Конкурс сынаулары 6 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр уза. Җиңүче 10 октябрьдә Дәүләт Кремль Сараенда тантаналы чарада игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International