Татарстан Республикасы автомәктәпләре эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр буенча "Кайнар линия" эше яңартыла

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында Татарстан Республикасы автомәктәпләре эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр буенча «Кайнар линия» эше яңартыла. Автомәктәпләр эшендә закон бозулар белән очрашкан булсагыз, яки түбәндге хокук бозулар күзәтсәгез:

- практик дәресләр билгеләнгән сәгатьләргә караганда азрак булса;
- бер автомәктәптә укып, уку узу турында сертификатны икенчесендә алсагыз;
- теория һәм (яки) практиканы сыйфатсыз укыту белән очрашсагыз;
- укытучыларның педагогик булмаган тәртибен күзәтсәгез һ. б.

Бу очракта Вконтакте рәсми төркемнәренә шәхси хәбәрләр белән мөрәҗәгать итә аласыз. https://vk.com/obrnadzor_tatarstan кулланучылар-Instagram (https://www.instagram.com/obrnadzor_tatarstan/ - электрон адреска Landysh.Ahmetova@tatar.ru яки 89874116463 «Кайнар линия» телефоны буенча шалтыратыгыз.

Аноним булу гарантияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International