ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә: Казан балалар бакчалары территориясенә керү QR-кодсыз гамәлгә ашырыла

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарыннан килгән күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, алар социаль челтәрләрдә һәм телеграмма-каналларда дүшәмбе, 8 ноябрь көннәрендә Казанның балалар бакчаларына ата-аналар бары тик QR-код булганда гына эләгә ала, дип хәбәр итәбез: әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да, Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе дә балалар бакчалары территориясендә ата-аналарны ничек кертү буенча бернинди күрсәтмәләр бирмәде.

Мәктәпкәчә учреждениеләргә керү режимы, элек бирелгән Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып башкарыла, монда термометрия, социаль дистанция һәм битлек режимы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International