Түбән Каманың «Апуш» үзәк балалар китапханәсе Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чарада «Без бердәм!» проекты белән 500 мең сумлык грант отты.
Проект буенча китапханәдә Татарстан Халыклары дуслыгы декадасын гамәлгә ашыру планлаштырыла, ул музыкаль-театральләштерелгән тамаша белән башланачак. Алга таба мәдәният учреждениесе кунаклары Түбән Кама районы территориясендә яшәүче билгеле бер халык мәдәниятенә чумачаклар: татар, рус, башкорт, чуаш, удмуртлар.
Оештыручылар фикеренчә, алар янәшәбездә яшәүче халыкларның күптөрлелеген күрергә һәм аңларга мөмкинлек бирәчәк.