Татарстанда Бөтенроссия экологик диктант узды

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

17 ноябрьдә Татарстанда экологик диктант үткәрелде. Ул 500 офлайн-мәйданчыкта оештырылган иде - бу республиканың өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм гомуми белем бирү оешмалары базалары. Акция кулланучылар хокукларын яклау һәм РФ кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт таләпләрен үтәү белән узды.

Экодиктант тест форматында үткәрелде. Катнашучылар 45 минут дәвамында сорауларга язмача җавап бирделәр. Экодиктант биремнәрендә аларга дөрес җаваплар вариантлары белән 25 сорау булган. Катнашучылар сорауларга мөстәкыйль рәвештә, чит ярдәмсез һәм тышкы мәгълүмат чыганакларыннан файдаланмыйча җавап бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International