22 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр “Импульс” республика профильле сменасы кысаларында республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында татар телендә белем бирү мәктәпләрендә укучы балалар өчен туган (татар) теле, рус телендә белем бирүче татар мәктәпләрендә укучы-укытучылар өчен туган (татар) теле буенча укыту-тренировка җыеннары узды.
Сменада Казаннан 103 укучы һәм республиканың 25 муниципаль берәмлегеннән - Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кукмара, Кайбыч, Мамадыш, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Тәтеш, Чистай, Ютазы муниципаль районнары катнашты.
Катнашучылар өчен 2021-2022 уку елының республика олимпиадасының муниципаль һәм йомгаклау этапларына тирәнтен әзерләнүгә юнәлдерелгән зур уку программасы әзерләнгән иде.