Казанның ике балалар бакчасы педагогы «Россия тәрбиячеләре» VIII Бөтенроссия конкурсы номинацияләрендә җиңү яулады.
«Уңышлы тәрбияче» һәм «Инклюзив белем бирү» номинацияләрендә Казанның 128нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Корчагина һәм Казанның 63нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Черепанова җиңү яулады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.