Әлмәт һәм Түбән Камада «Адымнар» полилингваль мәктәпләрен 2022 елның августына төзеп бетерәчәкләр

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Түбән Кама һәм Әлмәттәге «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексларын 2022 елның августында файдалануга тапшыру күздә тотыла. 

Киңәшмә Казан Кремлендә узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев алып барды.

Хәзерге вакытта ике комплекс та график буенча төзелә, төзү-монтаж эшләре өченче кат дәрәҗәсендә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International