Мамадышта 12 февральдә «Квантум» балалар иҗат үзәге базасында мәктәп яшендәге балаларда инженер-конструкторлык сәләтләрен һәм техник фикерләүләрне пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан ел саен үткәрелә торган «Техноуеннар 2.0» республика фәнни-техник квесты була.
Квест гамәлләре түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
1. «Драгстер» җыю;
2. Кем Да Винчи күперен төзи?
3. Авиа-бой;
4. Ракета;
5. Лабиринт;
6. Җиңү поезды.
Квестта катнашучылар - Татарстан мәгариф оешмаларының 11 яшьтән 15 яшькә кадәрге укучылары. 2017 елдан чарада Татарстаннан 500дән артык катнашучы катнашты.
Заявкалар 10 февральгә кадәр кабул ителә.