Казанның Авиатөзелеш районындагы 14-нче номерлы гимназия базасында татар галим-мәгърифәтчесе, беренче татар педагогы Ибраһим Хальфин истәлегенә багышланган Республика фәнни-тикшеренү конференциясе узачак.
Конференциядә катнашу өчен 8-11 сыйныф укучылары һәм гомуми белем бирү оешмалары педагоглары чакырылды.
Конференциянең максаты-сәләтле укучыларны барлау һәм аларга ярдәм итү, тикшеренү коллективлары белән иҗади элемтәләр булдыру, милли мәгариф, мәдәният һәм икътисади үсештә эз калдырган Хальфиннар династиясенең бай тарихи мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру.
Конференция рус һәм татар филологиясе, чит телләр, Ватан тарихы, табигый-математик юнәлештәге фәннәр буенча секцияләр эшен күздә уңында тота. Шулай ук «Дөнья цивилизациясе контекстында милли мәдәният «Татар мәдәниятендә Һади Такташның роле һәм урыны» секциясе оештырылачак, аның кысаларында «Киләчәк гүзәллеге җырчысы» дигән буктрейлер форматындагы медиапроектлар конкурсы, «Дөньяны биеклектән күрү өчен...» дип исемләнгән читтән торып туган якны өйрәнү экскурсияләре конкурсы, Х.Такташның шәхесе һәм иҗаты, аның иҗатын пропагандалауга юнәлтелгән дәресләр конспектлары һәм класстан тыш чаралар конкурсы игълан ителәчәк.
22 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр гаризалар һәм тикшеренү эшләре кабул ителде, 10 гыйнварга кадәр жюри тарафыннан кабул ителгән эшләрне рецензияләү, 12 февральдә узачак йомгаклау этабына катнашучыларны сайлап алу үткәрелде.