Туган тел буенча республика олимпиадасында җиңүчеләр билгеләнде

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

29-31 гыйнвар көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» ООК базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 4-11 сыйныф укучылары өчен туган тел (татар теле) буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада республиканың 37 районыннан, шулай ук Казаннан, Яр Чаллыдан 232 укучы катнашты.

Җиңүчеләр:

- Сөмбел Бикчәнтәева, Түбән Кама районы М. Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең 4 сыйныф укучысы;

- Камилә Йосыпова, Казан шәһәре Мәскәү районы КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 5 сыйныф укучысы;

- Чулпан Ганиева, Мамадыш районы Олыяз лицееның 6 сыйныф укучысы;

- Рифат Ильясов, Түбән Кама районы Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;

- Азалия Мифтахова, Саба районы Эзмә урта гомуми белем мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;

- Айсылу Ишалина, Яр Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;

- Зилә Юнысова, Балтач районы Куныр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Рамилә Һадиева, Арча районы Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Татарстанның 25 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Казаннан, Яр Чаллыдан килгән укучылар призерлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International