Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында 11 мәктәп тулысынча ябылды

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

2 февральгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көндәлек иртәнге медицина фильтры үтә. Бүгенге көнгә 820 укучы иртәнге фильтрны үтмәгән (1 сентябрьдән - 40 908 бала). 

371 мәктәптә аерым сыйныфларда дәресләр үткәрелми. Авыруның күпләп таралуына юл куймау максатыннан 11 мәктәп: Актанышта - 2, Минзәләдә - 3, Лаешта - 4 һәм Тәтеш районында 2 мәктәп тулысынча карантинга ябылды.

Авыру балалар белән элемтәдә булган балаларны аерым сыйныфларга күчерү, эпидемиягә каршы иң мөһим чараларның берсе булып тора. 

Ата-аналар игътибарына: әгәр балагыз авыру сәбәпле дәресләрдән вакытлыча азат ителгән икән, ул башка балалар белән аралашырга яки җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел.

Әгәр сыйныфта 20 процент бала грипп яисә ОРВИ белән авырып китсә, аларны өйләренә кайтарып җибәрергә мәҗбүр булалар.

Мондый сыйныфларда дистанцион укыту тулысынча сәламәт балалар өчен оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен "Спутник М" вакцинасының беренче партиясе килде. Прививка бары тик ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International