2022 елның 27 февралендә Казанда «Робосабантуй-2022» Идел буе балалар робототехника фестивале үткәрү планлаштырыла.
«Робосабантуй — 2022» фестивалендә 6-12 яшьлек балалар катнаша ала.
Фестиваль мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар арасында фәнни-техник иҗатны популярлаштыру; робот техникасы һәм мәгълүмати технологияләр белән тотрыклы һәм тирән кызыксыну формалаштыру; талантларга ярдәм итү программасына кертү, иң кызыксынган һәм сәләтле балаларны ачыклау кебек максатларда оештырыла.
Җиңүчеләр «Робосабантуй — 2022» сумо Lego-роботлар, сызымчы, җитәкчелек астында булган роботлар футболы, иҗади проектлар конкурсы, «Хыяллан, булдыр, сына» Lego-конструкцияләү конкурсы номинацияләрендә ачыкланачак.
www.robosabantuy2022.ru сайтында ярышлар регламенты, катнашучыларга карата таләпләр белән танышырга, шулай ук катнашу өчен теркәлергә мөмкин.