Бүген беренче сыйныф укучыларының өстәмә кышкы каникуллары башланды

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Бүгенге көннән, уку планы нигезендә, беренче сыйныф укучылары өчен 7 февральдән 12 февральгә кадәр өстәмә каникуллар оештырылды. Мәктәпләрдә саф һавада уртак чаралар планлаштырылган, балалар музейларга һәм театрларга, "Россия - минем тарих" тарихи паркына барачак. 7 февральдә балаларга "Оркестрның тылсымлы кыллары" проекты кысаларында Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары мастер-класс күрсәтәчәк, "Яшьлек" балалар иҗаты үзәгендә "Чиста күк өчен рәхмәт" дип аталган кәгазь самолетлар очырту буенча шәһәр ярышлары узачак. 12 февральдә "Россия чаңгы юлы-2022" массакүләм узышы белән атна тәмамланачак.

Калган балалар укуларын дәвам итә. 4 нче февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә 758 укучы иртәнге фильтрны үтмәгән (1 сентябрьдән - 42 444 бала).

357 мәктәптә (03.02 - 366 мәктәптә) аерым сыйныфларда дәресләр үткәрелми. Авыруның күпләп таралуына юл куймау максатыннан 10 мәктәп: Актанышта - 2, Минзәләдә - 1, Лаешта - 4, Тукай районында - 2 һәм Тәтеш районында 1 мәктәп тулысынча карантинга ябылды.

Авыру балалар белән элемтәдә булган балаларны аерым сыйныфларга күчерү, эпидемиягә каршы иң мөһим чараларның берсе булып тора. 

Ата-аналар игътибарына: әгәр балагыз авыру сәбәпле дәресләрдән вакытлыча азат ителгән икән, ул башка балалар белән аралашырга яки җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел.

Әгәр сыйныфта 20 процент бала грипп яисә ОРВИ белән авырып китсә, аларны өйләренә кайтарып җибәрергә мәҗбүр булалар. Мондый сыйныфларда дистанцион укыту тулысынча сәламәт балалар өчен оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе килде. Прививка ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International