Рус телле татар мәктәпләре укучылары өчен татар әдәбияты буенча олимпиадада 159 укучы катнашты

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

9-11 февраль көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм республиканың 26 муниципаль районыннан 159 укучы катнашты.

Җиңүчеләр:

- Алсу Фәсхиева, Кукмара 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;

- Фирүзә Мөхәммәтҗанова, Арча районы 5 нче гимназиясенең 8 сыйныф укучысы;

- Камилә Хәбибуллина, Алабуга районы «Адымнар – Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының 9 сыйныф укучысы;

- Айнур Минһаҗев, Казан шәһәре Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясенең 10-нчы сыйныф укучысы;

- Камилә Хәсәншина, Алексеевск районының Г. С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта гомуми белем мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Алия Хисмәтова, Казан шәһәре Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясе укучысы.

Казаннан һәм Татарстанның 18 муниципаль берәмлегеннән 72 укучы призер булды.

Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының профессор-укытучылар составы хезмәткәрләре һәм ТР Фәннәр академиясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре керде.

Жюри рәисе-Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәгыйт кызы Сафиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International