Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында ике балалар бакчасы ябылган

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

14 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә 436 бала иртәнге фильтр контролен уза алмаган (1 сентябрьдән - 45 725 бала). 

26 мәктәптә аерым сыйныфларда дәресләр үткәрелми (11.02 – 64 мәктәп иде). Чирмешән, Питрәч, Нурлат, Минзәлә, Лениногорск муниципаль районнарында грипп һәм ОРВИ белән бәйле рәвештә бер мәктәп, Чистай районында - ике мәктәп, Түбән Камада - җиде, Яр Чаллыда - бер, Казанда 11 мәктәп тулысынча карантинга ябылды

Авыру балалар белән элемтәдә булган балалар саны арту сәбәпле, Минзәлә һәм Алабуга муниципаль районнарында ике балалар бакчасы тулысынча ябылган.

Ата-аналар игътибарына: әгәр балагыз авыру сәбәпле дәресләрдән вакытлыча азат ителгән икән, ул башка балалар белән аралашырга яки җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе килде. Прививка ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International