24-26 февраль көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» базасында рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең 4-11 нче сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада Казаннан, Чаллыдан һәм республиканың 34 муниципаль районыннан 321 укучы катнашты.
Җиңүчеләр:
Зифа Бариева, Балтач районы Норма урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы;
Алсу Сәләхиева, Биектау районы 3 нче Биектау урта гомуми белем мәктәбенең 5 сыйныф укучысы;
Мәрьям Мәрдәнова, Мамадыш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы;
Ясминә Газизова, Нурлат шәһәренең Советлар Союзы Герое М. Е. Сергеев исемендәге гимназиянең 7 сыйныф укучысы;
Азалия Ибраһимова, Казан шәһәре Вахитов районы Советлар Союзы Герое А. С. Умеркин исемендәге 116-нчы номерлы лицейның 8 сыйныф укучысы;
Камилла Гарифуллина, Арча районы Иске Чүриле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
Гөлшан Шиһабетдинова, Балтач районы Норма урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
Җәмилә Нургалиева, Казан шәһәре Совет районының 181 нче күппрофильле мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.
Казан, Чаллы һәм республиканың 32 муниципаль районыннан 158 укучы призер булды, диелә хәбәрдә.