21-24 мартта Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узачак, ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен ачыклау, яклау, бүләкләү һәм тарату максатларында уздырыла.
Анда Татарстанның зона этабында иң күп балл җыйган 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шулай ук Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша.
Йомгаклау этабында катнашучыларга татар теле яки татар әдәбияты дәресен, сыйныф сәгатен, мастер-класс, методик остаханә үткәрергә кирәк булачак. Конкурсантларны компетентлы жюри бәяли, аның составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты, Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясе вәкилләре керә.