Казанның 500 ләп педагогы балалар бакчаларында татар телен укытуның яңа алымнары белән таныштылар

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә педагоглар өчен балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча нәтиҗәле методлары турында икенче укыту семинары узды. Анда 500 ләп белгеч катнашты.

Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Казан Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов чыгыш ясадылар. Бүген мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар телен өйрәткәндә яңа методлар кулланырга кирәк, дип ассызыклады Г.Сәгыйтова. «Әгәр балалар бакчаларында эш сыйфатлы итеп төзелсә, ул мәктәптә дә тиешле дәрәҗәдә дәвам итәчәк», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары һәм укыту барышында балалар белән татар телендә аралашу мөһим булуын ассызыклады.

Семинарда Казанның биш әйдәп баручы педагогы татар телен укытуда заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Киров районының 7 нче билингваль балалар бакчасы мөдире Алсу Биктова чараның модераторы булды.

Вахитов районының 41 нче номерлы мәктәбенең мәктәпкәчә бүлекчәсе тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина күрсәтмә модельләштерү технологиясе ярдәмендә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү мөмкинлеге турында сөйләде. Идел буе районының 130 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Руфия Алиәкбәрова мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне – татар телен укытканда интерактив тактаны куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Авиатөзелеш районының 348 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Фәния Хәсәнова тавыш ассоциацияләре ысулын рус һәм татар телләрендә аваздаш сүзләр җыю юлы белән куллану турында сөйләде.

Совет районының 272 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Абдуллина тыңлаучыларны Сингапурның Zoom In белем бирү структураларының берсе белән таныштырды. Бу алым балаларның фикерләү сәләтен һәм фантазиясен рәсем фрагментлары ярдәмендә үстерергә ярдәм итә. Шулай ук педагог хезмәттәшләре өчен интерактив дәрес үткәрде.

Киров районының 7 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Гатауллина балалар белән үткәрергә мөмкин булган «Тылсымлы кулчатырлар» дигән мастер-класс уздырды, дип хәбәр иттеләр Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Исегезгә төшерәбез, «Татар телен укытуның мавыктыргыч, нәтиҗәле ысуллары» дигән семинарлар циклы Казан Мэриясе һәм Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылды. Беренче семинар 21 нче февральдә узды, анда шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 430 тәрбияче, методист һәм мөдир катнашты.

Чираттагы чара апрель аенда узачак. Көз көне мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре өчен «менеджмент» юнәлеше буенча семинарлар үткәрү планлаштырылган.

Узган елның көзендә Казанда татар теле укытучылары өчен укыту семинарлары үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International