Татарстанда Татарстан Республикасы халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү кысаларында проектларны гамәлгә ашыру өчен белем бирү оешмалары арасында конкурс башланды

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

11 майдан Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен муниципаль мәгариф оешмалары арасында конкурсның республика этабына гаризалар кабул ителә башлады.

Конкурсның максаты - муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына республикада яшәүче халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга, мәдәниятләрен үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү.

Конкурсның республика этабында муниципаль этапта җиңүче муниципаль гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнаша.

Конкурсны үткәрү буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mon.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-proektov-napravlennih-na.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International