Кукмара балалары Мәскәүдән җиңү белән кайттылар

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Кукмараның «Каенкай» балалар бакчасының «Кукморенок» командасы, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм тренер (тәрбияче) составында, Мәскәүдә узган «Россиянең инженер кадрлары» Бөтенроссия ярышлары финалында катнашты. Чара ВДНХ Ромостанциясендә узды. «ИКаРёнок – 2022» ярышларына илебезнең төрле төбәкләреннән 35 команда килде. 

Ярышларның беренче этабында кукмаралылар үзләренең белемнәрен һәм мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Яшь инженерлар легомашиналар узышларында көч сынашты, ә ата-аналар, тәрбияләнүчеләр һәм тренер составында команда Голдберг машинасын төзеде. Ярышларның беренче этабы тәмамланганнан соң балалар һәм педагог-тренерлар өчен лего-конструктор һәм белем бирү робот техникасы кулланып мастер-класслар күрсәтелде.

Ярышларның икенче этабында тәрбияләнүчеләр үзләренең «Киләчәк Экоэкспресс поезды» иҗади проектын якладылар, судьяларның сорауларына җавап бирделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Каенкай» балалар бакчасының «Кукморенок» командасы «Белемгә омтылыш» номинациясендә Кубок һәм диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International