Никита Перов химия буенча 54 нче Халыкара олимпиаданың алтын медален яулады

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Ярыш 10 июльдән 18 июльгә кадәр онлайн-форматта узды. Оештыручы ил-Кытай.

Җыелма команда составында чыгыш ясадылар:

Артем Гуляев, Мәскәү;

Виктор Кошлань, Мәскәү;

Владимир Михайленко, Саранск;

Никита Перов, Казан.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча 4 катнашучы да Олимпиаданың алтын медальләрен яулады.

Беренче Халыкара химия олимпиадасы 1968 елда узды. Хәзер ярышларда дөньяның 70тән артык иленнән 20 яшьтән өлкәнрәк булмаган укучылар катнаша.

Һәр илнең җыелма командасында дүрттән артык укучы булырга тиеш түгел. Гадәттәгечә олимпиада ике турны үз эченә ала: теоретик һәм практик. Әмма 2020 һәм 2021 елларда ярыш дистанцион рәвештә узды, һәм катнашучылар теорияне белүдә генә көч сынашты.

Никита Перов Казан шәһәре Вахитов районының 131-нче номерлы лицеенда укый. Бүләкләү кысаларында ул Татарстан Республикасы бюджетыннан 150 мең сум акча алачак. Аның укытучысы-Булат Курамшин, 75 мең сум.

Ил бюджетыннан, халыкара олимпиадада беренче урын алган өчен мәктәп укучылары бер миллион сум күләмендә премия алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International