«Россиянең Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстанны укытучы-логопед Рената Хәбибуллина тәкъдим итәчәк

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

23 сентябрьдә Ярославльдә «Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалы старт ала. Анда илнең иң яхшы 83 педагогы катнашачак. Конкурста Татарстан Республикасын Казан шәһәренең 397 нче балалар бакчасы укытучысы-логопед Рената Хәбибуллина тәкъдим итәчәк.

«Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсы «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза һәм мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсешенә юнәлдерелгән. Бәйгенең финалы 23-27 сентябрьдә Ярославльдә узачак.

Турлар барышында конкурсантларны берничә сынау көтә. Беренче тур (24-25 сентябрь) «Минем педагогик табышым» һәм «Балалар белән педагогик чара» ярышларын үз эченә ала. Аннан соң 15 лауреат билгеләнәчәк.

Икенче тур (26 сентябрь) «Педагог остаханәсе» һәм «Жюри әгъзалары белән әңгәмә» сынауларыннан тора.

Конкурсның өченче туры (27 сентябрь) бер конкурс сынавын үз эченә ала, аннан соң җиңүче билгеләнәчәк.

Ярославльдә финалистлар, жюри әгъзалары һәм конкурс кунаклары өчен педагог һәм остаз елына багышланган белем бирү һәм мәдәни программалар планлаштырылган. Конкурс һәм белем бирү чаралары Ярославль өлкәсенең башка мәйданчыкларында һәм мәгариф оешмаларында узачак. Бәйгенең барышын онлайн күзәтеп була: конкурсның рәсми сайтында трансляция оештырылачак.

Хәбибуллина Ренатага без үзенең профессиональ һәм шәхси сыйфатларын бик яхшы күрсәтергә телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International