Россиядә беренче тапкыр хор һәм вокаль коллективларның Бөтенроссия конкурсы уза. Ул балалар хор хәрәкәте, вокаль-хор җырлавы культурасын үстерүгә, илнең җыр-музыка мирасын саклауга юнәлтелгән. Чара Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган 2022 елда старт алды, ярыш 2023 елның мартында тәмамланачак. Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы үткәрә, аның операторы сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү буенча Бөтенроссия үзәге .
Хор һәм вокаль коллективлар конкурсында 7 дән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары катнаша. Шулай ук, мөмкинлекләре чикле булган һәм инвалид, ятим балалар да катнаша ала. Бу чара җыр һәм башкару сәнгатен яратучыларның барысын да берләштерәчәк.
Конкурс өч этапта уздырыла: муниципаль этап (2022 елның сентябрь - ноябре), төбәк этабы (2022 елның ноябрь - декабре) һәм федераль этап (2023 елнын гыйнвар - марты). Федераль этап ике турда уза: сайлап алу (читтән торып уку) туры һәм финал туры.
Конкурска гариза бирү турында мәгълүматны аның төбәк операторларыннан алырга мөмкин. Аларның элемтәләре Бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәгенең рәсми сайтында урнаштырылган