Татарстан укучысы «Ел укучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Ульяновскида «Ел укучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсының финал этабына йомгак ясалды. Барлык нәтиҗәләр буенча Курск шәһәренең 57 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Владимир Терехов бәйгедә абсолют җиңүче дип танылды. Финалга мәктәп укучысы яхшы өлгереш һәм укудан тыш эшчәнлектә актив катнашу нәтиҗәсендә чыкты.

Шулай ук тантанада махсус номинацияләр җиңүчеләре һәм лауреатлары игълан ителде.

Җиңүчеләр арасында Яр Чаллы кызы Елизавета Девятова бар. (“Общественник года” номинациясе)

Конкурс 10-15 октябрьдә узды, аның төп максаты белем бирү оешмалары өчен бердәм аралашу тирәлеген булдыру һәм тәҗрибә уртаклашу, аларның казанышларына һәм талантларына ярдәм итү . Финалда Россиянең 42 төбәгеннән 150 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре тарафыннан 2022/23 уку елына Бөтенроссия чаралар исемлегенә керә.

2022 елда конкурсны оештыручылар - «Россия Яшьләр берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте һәм И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International