Быел Россиядә татар теле буенча репетиторларга ихтыяҗ артты, диднләр "Миллиард.Татар" сораштыруы буенча "Профи" сервисы экспертлары. Статистика формалаштырганда, россиялеләрнең 2022 елның 1 гыйнварыннан 19 октябренә кадәр, татар теле укытучылары хезмәтенә ихтыяҗ өйрәнелде.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, телгә кызыксыну бөтен ил буенча 21%ка арткан. Шул ук вакытта Казанда үсеш нибары 7% тәшкил иткән, ә менә Мәскәүдә заказлар саны 19% ка арткан.