Биектау районы укучылары “Орлята учатся летать” конкурсы призерлары булдылар

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Казанда “Әкият” курчак театрында “Орлята учатся летать” III Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр патриотик җырлар фестиваль-конкурсы узды.

Фестиваль-конкурс Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Смоленск, Петрозаводск, Волгоград, Ярославль, Ульяновск, Гусь-Хрустальный, Екатеринбург, Орел, Липецк, шулай ук Краснодон һәм Луганскидан (ЛНР) балалар иҗат коллективларын берләштерде.

 Фестиваль-бәйгегә Россия һәм Татарстанның абруйлы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган  жюри йомгак ясады.

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, патриотизмны, гражданлыкны, югары әхлак нигезләрен, Ватанга булган мәхәббәтне, аның мәдәниятен һәм сәнгатен, гүзәллеген һәм табигать байлыгын үстерү бәйгенең максаты.

Җиңүчеләр - Биектау районы укучылары. “Тулпар” мәктәптән тыш эш үзәгендә тәрбияләнүче Чулпан Заһидуллина 1нче урынны алды. Ә Әлдермеш мәктәбеннән Мәдинә Ибниева - 3 урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International