Казанда Халыкара әдәби премиядә дөньяның 17 иленнән 2212 бала катнашты

2022 елның 18 ноябре, җомга

14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Казанда IX Халыкара бәйсез "Глаголица" әдәби премиясе финалы уза. 2022 елда конкурста дөньяның 17 иленнән 2212 бала катнашты, диде «Счастливые истории» хәйрия фондын төзүче Ирина Хөснетдинова. Эшләр БДБ илләреннән, шулай ук Франция, Кытай, Испания, Германия, АКШ, Латвия, Болгария һәм Монголиядән килде.

«Глаголица» - 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге язучыларга үз көчләрен зур әдәбиятта сынап карарга, танылган сүз осталары белән танышырга, тәҗрибә һәм белем үзләштерергә, туган телне, рус яки татар телен камилләштерергә, фикердәшләрен табарга мөмкинлек бирә. Жюри әгъзалары составына Россиянең һәм Татарстанның танылган әдәби эшлеклеләре, журналистлар, әдәби тәнкыйтьчеләр, тәрҗемәчеләр керде.

"Глаголица" халыкара бәйсез премиясе 2014 елда " Счастливые истории " хәйрия фонды тарафыннан булдырылган. 9 ел уздыру дәверендә премия халыкара дәрәҗәгә кадәр үсте, Россия язучыларыннан ярдәм һәм тану алды. Катнашучыларның  әсәрләре буенча 22 кыска метражлы фильм һәм 12 мультфильм төшерелгән. Гомуми приз фонды 36 планшет, 36  "Кече китапханә"  комплекты, 9  "Бәллүр ябалак" статуэткасы, финалистлар әсәрләре белән 140 альманах, Казанга әдәби сменага 140 юллама тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International