Идел буенда яшәүче төп халыкларының туган телләрендә диктант язу өчен 110 мәйданчык оештырылган иде

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда Идел буеның төп халыкларының туган телләрендә Диктант узды.

Республиканың муниципаль районнарында 110 мәйданчык оештырылган, 1800дән артык кеше чуваш, мари, удмурт  һ.б. телләрдә диктантлар язган. Диктантлар үткәрү мәйданчыкларының адреслары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган иде.

Чуваш телендә 41 мәйданчык оештырылган, 832 кеше диктант язган. Акциядә катнашырга теләүчеләр өчен удмурт телендә 19 мәйданчык җиһазландырылган, 274 кеше килгән. 206 катнашучы мари телендә 15 мәйданчыкта диктант яздылар. Мордва телен 13 мәйданчыкта 227 катнашучы сайлады. Тагын 18 мәйданчыкта 150 кеше катнашты, алар башка телләрдә яздылар.

 Акция туган телдә (чуваш, мари, удмурт һ.б.) грамоталылыкны арттыру, Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләренә кызыксыну уяту максатында уздырыла.

Диктантта яше, милләте, социаль статусы һәм туган телләрен белү дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә теләүчеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International