Төбәкләрдә мәктәп укучылары өчен кайнар туклану стандартларын эшләүне төгәлләп киләләр

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Укучылар өчен кайнар туклану төбәк стандартларын эшләү 2023 елның гыйнварында тәмамланырга тиеш. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының кайнар туклануны оештыру буенча оператив штаб утырышында хәбәр ителде. Экспертлар мәгариф оешмаларында туклануның төбәк стандартларын формалаштыруга беренчел йомгаклар ясадылар.

"Укучыларның туклануын мониторинглауның федераль үзәге стандартларның типик структурасын эшләде, тиешле тәкъдимнәр илнең барлык төбәкләренә җибәрелде, әмма экспертиза нәтиҗәләре буенча тапшырылган документларның бер өлешен әле  эшләп бетерәсе бар. Моны  20 гыйнварга кадәр хәл итәргә кирәк», - дип белдерде Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Россия Федерациясенең аерым субъектларының мәгариф системаларын үстерү департаменты директоры урынбасары Павел Белоконь.

Ул мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар өчен аерым туклану булдырырга  кирәклеген искәртте һәм  бу мәсьәлә Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Президент Администрациясе контролендә, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International