Татарстанлылар «Фәизханов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

26 нчы гыйнварда Түбән Новгород өлкәсенең Пильнә районы Кызыл Горка урта мәктәбе базасында «Фәизханов укулары» XIX төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чара  теолог Хөсәен Фәизхановның 200 еллыгына багышланды. Конференция эшендә муниципаль һәм дәүләт структуралары вәкилләре, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, Түбән Новгород, Мәскәү, Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге катнашты.

Конференция кысаларында Хөсәен Фәизхановның тууына 200 ел тулу уңаеннан мәдәни-агарту кичәсе оештырылды, «Мәдинә» нәшрият йортының китап басмаларын тәкъдир итү, бүләкләү һәм «Хөсәен Фәизханов. Ике канат»   биографик фильмын  күрсәтү тантанасы булды.

Хөсәен Фәезхановның фәнни хезмәтләре турында Мәскәү ислам институты, Санкт-Петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләре үзәге, Н.А.Добролюбов исемендәге Россия дәүләт православие университеты Казан филиалы, Н.А.Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты вәкилләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International